Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Түбән Кама» милли паркы тирәсендә яңа туристик кластер барлыкка килергә мөмкин

«Түбән Кама» проектын priroda.life сайтында хупларга була.

Кама буенда урнашкан 4 шәһәр бердәм туристлык үзәккә берләшәчәк, анда рәхәтләнеп ял көннәрен үткәрергә мөмкин булачак. «Түбән Кама» милли паркы тирәсендә яңа туристик кластер барлыкка килергә мөмкин – бу, шәһәрләрдән китеп, табигать кочагында ял итү, эко-сукмак буйлап нарат урманы эчендә йөрү, киң колачлы Кама суыннан энергия алу, байдаркаларда, катерларда йөзү, елга буйлап йөрүче музейны карап чыгу, хәтта йөзүче арт-объектлар фестивалендә катнашу мөмкинлеге дигән сүз! Ә төнгә, кемпингта тукталып, палатка янында йолдызларга сокланырга була.
Бу  урында һәркем, авыр уйлардан арынып, илһам табарга мөмкин, һәм ул  Актаныштан бары тик дүрт сәгатьлек юл аша гына  булачак
Әлеге мөмкинлек тормышка ашсын өчен Бөтенроссия конкурсында җиңәргә кирәк! Хәзер priroda.life сайтында төбәкләр өчен иң отышлы проектлар өчен тавыш бирү бара. Җиңү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  • priroda.life сайтына керегез;
  •  «География» бүлеген сайлагыз;
  •  авторизация үтегез (почта яки социаль челтәрләр аша);
  •  картада Татарстанны сайлагыз, республика проектлары астында йөрәкләр куегыз!

Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак. «Түбән Кама» проектына йөрәк белән ярдәм итегез!
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев