Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

КамАЗ машинасы паром кичүендә Audi машинасына бәрелә, ике машина да суга төшеп китә

Бүген көндез Татарстанның Югары Ослан районында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булды. Ком төягән «КамАЗ»ның тормозлары тотмый башлый, паром кичүендә ул Audi җиңел автомобиленә килеп кергән.

Көчле бәрелүдән ике машина да суга төшеп китә. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, чит ил машинасы тулысынча суга бата.

Кешеләр аннан чыгарга да өлгерми. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машиналар салонында ике кеше булган. Аларның икесе дә чыга алмаган, хәзер водолазлар һәлак булучыларны китерергә әзерләнә.

Йөк машинасы шоферын коткарып кала алганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев