Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

КАМАЗ мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә 50 мең сум акча түләячәк

КАМАЗ өлешчә мобилизация кысаларында чакырылачак хезмәткәрләргә ай саен өстәмә 50 мең сум акча түләячәк. Аларның шулай ук эш урыннары да сакланачак.

«Дәүләт түләүләренә һәм ташламаларга өстәп, КАМАЗ хезмәткәрләренә ай саен 50 мең сум күләмендә түләүләр биреләчәк, шулай ук бу категория персонал өчен дә эш урыннары сакланачак»,— дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте.

Анда алар мобилизацияләнгән хезмәткәрләр өчен өстәмә ярдәм чараларын карыйлар дип өстәделәр.


21 сентябрьдә Россиядә өлешчә мобилизация игълан иттеләр. Оборона министры Сергей Шойгу сүзләренчә, хакимиятләр Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен 300 мең кешене чакырырга ниятли. Мобилизация чаралары 22 сентябрьдә башланды. Запастан кирәкле хәрби белгечлекләре һәм сугыш тәҗрибәсе булган гражданнар мобилизацияләнергә тиеш — беренче чиратта 35 яшькә кадәрге солдатлар, старшиналар һәм прапорщиклар һәм 50 яшькә кадәрге кече офицерлар.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев