Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан студентлары хәмер урынына суыкта катмый торган сыекча эчеп агуланган

Бу атнада башында Казанда агуланган 13 студент хәмер урынына суыкта катмый торган сыекча эчкән булырга мөмкин. Хокук сакчылары әнә шулай дип фаразлый.

Билгеле булганча, сишәмбе көнне Татарстан башкаласында 13 егет һәм кызның метанолдан агулануы билгеле булды. Зыян күргән 18-22 яшьлек егет һәм кызларның икесе генә Казаннан. Калганнары исә Башкортстаннан килгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, алар 15 сентябрь көнне башкала читендәге Салмачы бистәсендәге бер йортта туган көн бәйрәм иткән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, яшьләр 5 литрлы пластик шешәгә тутырылган исерткеч сатып алган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе хәбәренә караганда, хәмер салынган биш литрлы шешәне бер егетнең танышлары аша сатып алуы ачыкланган. Ул аны коттеджга каршеринг автомобиле багажнигында алып килгән. Шул ук вакытта автомобиль багажнигында шундый ук шешәдә «незамерзайка», ягъни суыкта катмый торган сыекча булган. Шулай итеп, бутап әнә шуны эчкәннәр дигән фараз бар. Вакыйга урынында «незамерзайка»дан бушаган шешә тапканнар, тикшеренү анда метанол эзләре булуын күрсәткән. Тикшерүчеләр хәмер саткан 21 яшьтән 31 яшьтәге дүрт кешедән сораштыру уздырган. Бүгенге мәгълүматларга караганда, сатып алынган спиртта метанол табылмаган. Тикшерү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев