Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда 25 июльдә "Мин күк йөзен сайлыйм!" авиабәйрәм узачак

Чарада ике атаклы пилот төркем – «Русь» һәм «Стрижи»катнашачак.

Татарстан башкаласында 25 июльдә “Казан” гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган традицион авиация бәйрәме узачак. Бу хакта республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

Бәйрәм барышында 30га якын самолет һәм вертолет җәлеп ителәчәк, алар арасында Россия оборона министрлыгы, Россия Федерациясе ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы һәм Казан вертолет заводы карамагындагы һава суднолары булачак.
 

Чарада ике атаклы пилот төркем – «Русь» һәм «Стрижи» катнашачак. “Русь” “Л-39” өйрәнү-тренировка самолетларында чыгыш ясый, ә “Стриж”лар “МиГ-29” күпмаксатлы истребительләрен куллана.
 

Бәйрәм көнендә балалар өчен модель түгәрәкләре, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, төрле мастер-класслар һәм концерт программасы оештырылачак. Татарстан авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы һәм һөнәри юнәлеш бирү аллеясы эше планлаштырылган.
 

Чараны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ оештыра, ул вакыйга операторы булып тора. Бәйрәм 15 сәгатьтә башлана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев