Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда «Адымнар» беренче полилингваль белем бирү комплексын ачтылар

Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү буенча «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды. Яңа уку үзәген ачу уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләвен юллады.
 

Тантаналы линейкада ТР Президенты сәламләвен ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укыды.

"Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Ел дәвамында без зур эш башкарабыз, чөнки 1-нче сентябрь көнне безнең балалар өчен яңартылган уку йортлары ишекләрен ачты. Бүген бу искиткеч мәктәпнең урта буын укучылары өчен яңа корпус ачабыз", - диелә котлауда.
 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа мәгариф оешмасы бинасында күпфункцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар. "Болар барысы да сезгә, кадерле балалар, фән, сәнгать, мәдәният һәм спортның гаҗәеп дөньясына кагылырга ярдәм итәчәк, анда сезне остазлар озата барачак", - дип ассызыклады ул.

ТР Президенты укучыларга яңа уку елының алар өчен нәтиҗәле булуын, ачышлар һәм яңа казанышлар шатлыгын китерүен теләде.

Полилингваль белем бирү комплексын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Яңа мәгариф оешмасы 165 номерлы Казан мәктәбе базасында оештырылган. Комплекс 480 урынлы реконструкцияләнгән башлангыч, 800 урынлы Бичурин урамындагы яңа билингваль һәм Бондаренко урамындагы 1224 урынлы яңа полилингваль мәктәпне үз эченә ала. Соңгысы составында чит шәһәр балалары өчен 240 урынга исәпләнгән интернат гамәлдә булачак.

Моннан тыш, комплекс составына балалар бакчалары һәм «Пламя» балалар лагере базасында 270 урынга исәпләнгән ел әйләнәсендә өстәмә белем бирү үзәге керәчәк.

Мәктәптә аерым фәннәрне укыту инглиз телендә алып барылачак: өченче сыйныфтан башлап музыка һәм технология, җиденче сыйныфтан башлап биология, география һәм математика.

Татарстанда 2024 елга алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак. Аларның икесе — Казанда, берсе - Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада эшләячәк. Мәктәпләр белән беррәттән комплекслар составына балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү үзәге керәчәк.
 

Киләчәктә полилингваль мәктәпләрне ЮНЕСКО тарафыннан ассоциацияләнгән мәктәпләренең халыкара системасына интеграцияләү планлаштырыла.

«Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты республикада 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланды, аны РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев