Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда коронавирус аркасында Хач йөрешен булдырмаячаклар

Чара 4 ноябрьдә уздырылырга тиеш иде.

Казанда коронавирус Covid-19 пандемиясе аркасында 4 ноябрьдә узарга тиеш булган крестный ход булмый. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр башлыгы Илсур Метшин җиткерде.

"Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 4 ноябрьдә Хач йөрешен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Бу тәкъдим белән безгә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан мөрәҗәгать итте. Без бу борчуны уртаклашабыз һәм барысын да социаль дистанция чараларын һәм Роспотребнадзор күрсәтмәләрен саклап калырга чакырабыз", - дип аңлатты мэр.

Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары үз эшләрен төнге 23 сәгатьтән иртәнге сәгать 6га кадәр туктатырга тиешлеген хәбәр иткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев