Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанның «Татмедиа» бинасында Европаның иң биек чыршысы урнаштырылган

Балкып торган конструкция Казан халкының һәм гыйнвар аенда Татарстан башкаласына киләчәк туристларның кәефен күтәрәчәк.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Казанның иң биек биналарының берсендә Яңа ел инсталляциясе урнаштырылды: бәйрәм конструкциясе «Татмедиа» АҖнең түбәсен бизәде. Кичен чыршыдагы утлар шәһәрнең берьюлы берничә районыннан, шул исәптән Кремль ярыннан күренәчәк, бәйрәм көннәрендә ул казанлыларның һәм Татарстан башкаласы кунакларының игътибарын җәлеп итәчәк.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, чыршының биеклеге 18 метр, бинаның биеклеге 56 метр тәшкил итә. Конструкцияне бизәү өчен барлыгы 390 метр гирлянда кулланганнар.

«Безнең бина түбәсендәге Яңа ел конструкциясен без Казан халкының һәм гыйнвар каникулларына киләчәк туристларның кәефен күтәрү өчен урнаштырдык», – диде Садыйков.


Европада иң югары Яңа ел конструкциясе булып, гадәттәгечә, Испаниянең Гранада шәһәрендә монтажлана торган чыршы санала. Аның биеклеге 55 метр.  Россиядә иң биек чыршыны Красноярскида урнаштыралар, аның биеклеге дә 55 метр тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә Кремль чыршысының биеклеге бик сирәк 30 метрдан артып китә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев