Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

КЕМГӘ – 5 МЕҢ, КЕМГӘ – 50 МЕҢ...

Республика матди ярдәм үзәгенең Актаныш районындагы 5 нче санлы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сәйфуллина халыкка күрсәтелә торган социаль ярдәмнәр, яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды.

– Социаль ярдәм күрсәтүдә нинди
яңалыклар бар икән. Шулар хакында
тулырак аңлатсагыз иде.
– Республика матди ярдәм бүлеге аша
2021 елда яңа түләүләр кертелмәде.
Шулай да барлык төр түләүләр, һәр елдагыча, индексацияләнде.
– Ә республикада каралган түләүләрнең суммасы күпме?
– Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән
түбәнрәк булган, балалы гаиләләргә
бирелә:
16 яшькә кадәрге балага айлык пособие, ул тулы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә – 348 сум, ялгыз ана баласына 918
сум түләнә. Алимент түләмәүчеләр һәм
хәрби хезмәткәр балаларына – 519 сум.
Күп балалы гаиләләр һәм ятимнәргә юл
йөрү акчасы – 320 сум. Дарулар алуга
айлык субсидия 142 сум тәшкил итә.
– Федераль түләүләрне дә искә төшерик әле. Аны кемнәр ала?
– Беренче баласын тапкан (уллыкка
алган) хатын-кызга 3 ел дәвамында ай
саен бирелә торган түләүләр дәвам итә
(быел мөрәҗәгать итүчеләргә аның
күләме – 9713 сум).
Өч яшьтән алып җиде яше тулган
балаларга айлык акчалата түләүләр дә
дәвам итә (быел мөрәҗәгать итүчеләргә
– 4856 сум).
– Гариза язу өчен Игелек үзәгенә барырга кирәкме?
– Күптөрле түләүләр өчен документлар җыеп мәшәкатьләнәсе дә, безнең
оешмага килеп йөрисе дә юк. Гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
порталы аша биреп була. Килсәгез дә
каршылык юк, аңлатып бирәбез.
– Аз керемле гаиләләргә “Путин акчасы” ничек билгеләнә?
– 2020 елның 1 апреленнән башлап аз
керемлелек буенча бирелә торган субсидияләр һәм беренче баласын тапкан
(уллыкка алган) хатын-кызларга бирелә
торган пособиеләр автомат рәвештә
озайтыла. 3-22-97 телефоны аша тикшерергә мөмкин.
– ЕДВ түләве бетте әллә?
– ТР Министрлар Кабинеты карары
белән ике төрле үзгәреш кертелде.
Берсе ЕДВ түләвенә кагыла. Гади пенсионерларга айлык уртача керемнәре
20000 сумнан 25000 сумга тикле булган
очракта түләнә торган 180 айлык түләү
(ЕДВ) төшеп калды.
Ә икенчесенә килгәндә, юл акчасы,
айлык бала пособиесе, компенсация
билгеләгәндә, уртача керем, мөлкәт
белән тәэмин итү дәрәҗәсе барлана. Хәзер инде салымнар, җыемнар һәм башка
мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар
булу-булмау да тикшерелә башлады.
– Салымны вакытында түләмәүчегә,
әйтик, бала пособиесе түләнмимени?
– Мөрәҗәгать иткән көннән соң 3
ай вакыт (90 көн) кичектереп торыла.
Әгәр шушы вакыт аралыгында салым
бурычын түләп бетерсә, барлык төр
выплаталар гариза биргән көннән билгеләнә һәм түләнә. Әгәр салым һәм җыемнар буенча бурычын 90 көннән соң
гына түләсә, пособие-компенсацияләр
дә шул көннән генә исәпләнә башлый.
(Шунысындабелүкирәк:ничәдертиен
түләнми калса да, бик аз гына пеня
исәпләнсә дә, салым инспекциясендә
ул бурыч булып санала).
– “Кайгырту” дигән мобиль кушымта
турында ни әйтерсез?
– “Кайгырту” (“Забота”) дип аталган яңа
мобиль кушымта социаль яклау органнарыннан пособиеләр, субсидияләр
алуны җиңеләйтә. Ул 28 гыйнварда
эшли башлады. Әлегә безнең районда
кулланылышка кереп кенә килә. Аның
ярдәмендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр, балага айлык
пособие, балалар бакчасы өчен ата-ана
түләвенең компенсацияләре, юлда йөрү
өчен субсидияләр алырга була, барысы
8 төрле хезмәт күрсәтү каралган.
“Кайгырту” (“Забота”) исемле дәүләт
социаль ярдәме һәм хезмәт күрсәтү
белән кызыксынучылар zabota.tatar.ru
сайтына кереп таныша ала.
Республика матди ярдәм үзәгенең Актаныш районындагы 5 нче санлы бүлеге җитәкчесе
Ләйсән Сәйфуллина халыкка күрсәтелә торган социаль ярдәмнәр, яңалыклар, үзгәрешләр белән
таныштырды.
Көнүзәк
5 мең, 50 мең, 100 мең сумлык акчалата ярдәмнәр
в Гаилә кереме һәр кешегә яшәү минимумына җитмәсә, 3 яшькәчә балаларга
дару алу өчен 5 мең сумлык махсус сертификат бирү дәвам итә (безнең районда
әлегә 173 балага).
в Бала тудыру йортыннан чыкканда, сабый өчен көндәлек кирәк-яраклар тутырылган тартма алу өчен белешмәләр бирелә (69 кеше).
в Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, гаилә кереме һәр кешегә яшәү
минимумына җитмәсә, бакча өчен түләүләргә 100 процент компенсация ала
(103 кеше).
Авыл җирлегендә өч ел яшәп, 25 яшькә кадәр тапкан беренче балага –
50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан да күбрәк табылган балаларга 100
мең сум бирү дәвам итә (58 кешегә – 50 мең, 20 кешегә 100 мең сум билгеләнде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев