Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Хакимият Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң үз-үзеңне изоляцияләү режимының ничек үзгәрәчәген хәбәр итте

Татарстанда 12 майдан башлап автосалоннар, ЗАГС органнары һәм 400 квадрат метр мәйданлы гипермаркетлар ачылачак.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Covid-19 коронавирусы таралу шартларында үзизоляция режимы турындагы карары яңартылды.

"Гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә, яшәү (тору) урыныннан читкә китмәскә, башка гражданнар белән хезмәттәшлекне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итәргә", - диелә Министрлар Кабинеты карарында.

12 майдан кайбер урыннарында үзгәрешләр кертеләчәк. Шулай итеп, документ нигезендә гражданнарга ваклап сату объектларында, хезмәт күрсәтү урыннарда, пассажирлар һәм багаж ташу транспортында, шул исәптән таксида, шулай ук җәмәгать урыннарында медицина битлекләреннән яки респираторлардан, перчаткадан башка булу тыела.

Гражданнарга спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында да булырга ярамый. Тыю әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.

Әлеге көннән муниципальара пассажирлар һәм багаж йөртү тыела. Маршрутлар буенча даими рейслар искәрмә булып тора. 

Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер чикләүләрне гамәлдән алды. Аерым алганда, автосалоннар, ЗАГС органнары һәм аерым керү мөмкинлеге каралган, мәйданнары 400 квадрат метрга кадәр булган азык-төлек сатмаучы сәүдә залларына эшчәнлек җәелдерү рөхсәт ителә. ЗАГС идарәсендә никахлашу тантанасын теркәүдә кеше саны 10 нан артмаска тиеш.

Моннан тыш, документта 65 яшьтән өлкәнрәк яисә хроник авырулар (шикәр диабеты, астма, кан әйләнеше системасы авырулары һ.б.) булган гражданнарга, шулай ук күчереп утыртылган органнары булучыларга яшәү урыннарыннан китмәскә киңәш ителә. Дөрес: ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү яки тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булса, эшкә бару, якындагы кибеткә чыгу, йорт хайваннарын йорттан йөз метр ераклыкта булмаса йөртү, чүп чыгару һәм дачага бару рөхсәт ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев