Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Хезмәт инспекциясе прививка ясатмаучыларны эштән читләштерү тәртибен аңлатты

Прививка ясатудан баш тарткан хезмәткәрне хезмәт хакын сакламыйча эштән читләштерү мөмкин.

Эш бирүченең Covid-19 инфекциясеннән прививкадан баш тарткан хезмәткәрләрне эш хакын түләмичә эштән читләштерергә хокукы бар.

«РФ Хезмәт кодексының 76 маддәсенең 3 бүлеге нигезендә, прививкадан баш тарткан хезмәткәрне эш бирүче хезмәт хакын сакламыйча читләштерергә хокуклы. Мондый хезмәткәрләрне эштән читләштерү процедурасы Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең «Коронавирустан прививка ясатмаган хезмәткәрне эштән читләштерү мөмкинлеге турында»гы хатында аңлатылды, — диделәр «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясендә.

Хезмәткәр мәҗбүри вакцинациядән баш тартканда, эш бирүче вакцинациядән баш тарту турында язып бирүне сорарга, ә аннары бу кешене хезмәт хакын сакламыйча эштән читләштерү турындагы боерыкны рәсмиләштерергә тиеш.

Мәҗбүри вакцинацияне үтүдән баш тартуга бәйле рәвештә, эш бирүче хезмәткәрне эштән читләштерү турындагы боерыкның формасын мөстәкыйль рәвештә эшләргә ярый.

«Хезмәткәрне вакцинациядән баш тартуга бәйле рәвештә эштән читләштерү көне Россия субъектларының Баш дәүләт санитария табиблары билгеләгән вакцинация уздыру срокларына бәйле», — дип өстәделәр ведомствода. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев