Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Киләчәккә адым" балалар иҗат фестивале бүген Актанышта уздырылды

Чара барышында техник юнәлештәге бәйгеләрдә урыннар яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар хөрмәтләнде.

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында “Киләчәккә адым”  дигән балалар техник иҗат фестивале узды. Биредә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. 
Кунакларны мәдәният йортының фойесында укучыларның иҗат эшләреннән торган күргәзмә каршы алды. Алсу Әсәдуллина аларның һәрберсе белән якыннан танышып, үзенең җылы фикерләрен җиткерде. 

Чара барышында техник юнәлештәге бәйгеләрдә урыннар яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар хөрмәтләнде. Шулай ук  Актаныш технология техникумы уздырган “Һөнәри дебют” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.

“Киләчәккә адым”  дигән балалар техник иҗат фестивале  барышында “21 нче гасыр кулибиннары” бөтенрәсәй олимпиадасыныд район этабында җүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова тәбрик итте. Быелгы бәйгедә 17 мәгариф оешмасыннан 24 укучы үз көчләрен сынаган. Олимпиада быел 13 нче тапкыр уздырылды.

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

undefined

undefined

 

 

“Киләчәккә адым”  дигән балалар техник иҗат фестивалендә шушы юнәлештәге бәйгеләрдә иң күп урыннар яулаган мәгариф оешмалары да билгеләп үтелде. Гомуми нәтиҗәләр буенча урта мәктәпләр арасында актанышның 1 нче мәктәбе -1,  Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе – 2, Актанышның 2 нче мәктәбе – 3 урынга, 
Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында Теләкәй мәктәбе – 1, Уразай  – 2, Богады мәктәбе 3 урынны яулады.

undefined

undefined

 

Район башкарма комитеты тарафыннан игълан ителгән “Мин – булачак  эшмәкәр” бизнес-идеяләр бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. 
Бәйгенең финалына иң яхшы 13 бизнес-идея чыкты. Аларның  авторлары   “Киләчәккә адым”  дигән балалар техник иҗат фестивалендә бүләкләнде. Дүрт укучының проекты исә җиңүче дип табылды. Гран-прига сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Данияр Шәйхразыев лаек дип табылды. Җитәкчесе – Марат  Гыйльметдинов. Алдан мәгълүм булганча,  Гран-приның күләме 100 мең сумны тәшкил итә.

undefined

 

 

“Киңкырлы яшь һөнәр иясе - 2021”   исеменә актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы Әмирхан Яманов лаек булды.   Аны  “Киләчәккә адым” фестивале барышында игълан иттеләр.  Әмирхан фәнни-техник иҗат бәйгеләренең төрле номинаөияләрендә биш призлы урын яулаган.

undefined

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев