Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әҗәкүл авылында чыккан вакыйгадан интервью

14 март көнне Әҗәкүл авылында шәхси йорт яна

12-15 март көннәрендә районда өч янгын очрагы теркәлде. Быелга чыккач инде бу 7 нче очрак. Шуның дүртесе шәхси торакка туры килә. Янгыннар нәтиҗәсендә бер кеше тән җәрәхәте алган.


103 нче янгын сакчылыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча 12 март көнне “Наратлы” хуҗалыгында тәмәке белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә каравыл өе, 14 март көнне Әҗәкүл авылында шәхси йорт яна. 15 март көнне Буаз Күл авылында янгын нәтиҗәсендә мунчага зыян килә.  

-Әҗәкүл авылындагы йорт 2013 елда агач материалдан салынган. Җылытылган һәм профнастил белән тышланган. Безнең тикшерүләр буенча янгынның якынча сәбәбе электр җиһазыннан дөрес файдаланмау булып тора. Янгын кичке якта, сәгать 13.30 лар тирәсендә чыга. Бу вакытта хуҗалары өйдә булмый. Алар кайтып, ишекне ачуга, төтен исе сизәләр. Залның түр башындагы почмакта янгынны күрәләр. Тиз арада өйдән чыгып китәләр һәм янгын сакчылыгы бүлегенә хәбәр итәләр, - дип хәл белән таныштырды  Актаныш һәм Минзәлә районара  янгын күзәтчелеге  бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов .
 

Бу язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый алсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев