Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әҗәкүл авылында кышкы балык тоту буенча "Чабак-2021" бәйгесе узды

Кышкы күңел ачуның махсус кунаклары Рафиль Җәләлиев һәм Эльмира Гильфанова иде

Бүген, 28 февраль көнне Актанышбаш авыл җирлегенә караган Әҗәкүл авылында “Чабак – 2021” кышкы балык тоту ярышы оештырылды. Әлеге традицион ярышта барлыгы 90 hәвәскәр балыкчы катнашты, алар арасында   якын-тирә районнардан килгән кунаклар да бар иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң бәхетле, иң өлкән, иң яшь балыкчыларны, иң актив балыкчы гаиләне, иң зур һәм иң кечкенә балык тотучыларны билгеләделәр.
 

Мавыктыргыч шөгыль дә, табигатьтә үзең генә калып ял итү дә, күңел тынычлыгы табу да ул - балык тоту. Ә монысы башкача - күптәнге дуслар очраша, мәзәк хәлләр сөйләнә, ярышу өлеше күңелне җилкендерә, җиңүчеләр билгеләнә.

Реклама

Ярышларга старт бирелгәннән соң , балыкчылар хөкемдарлар күзәтуе астында балык тоттылар. Жюри hәрбер балыкчының "табыш"ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады. Җиңүче итеп танылган һәм призлы урыннарга ия булган балыкчылар оештыру комитеты һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев