Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Көннәр суыта❄

Шимбә көнне республикада буран һәм юлларда көчле бозлавык булачак.

Татарстанда һава торышы циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыш һава агымнары белән салкын арктик һава килә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Бүген төнлә һәм көндез һава температурасы -13 градуска кадәр, ә төнлә һәм иртән урыны белән аязганда -18 градуска кадәр төшәчәк. Кар көтелә, урыны белән буран булачак. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Синоптиклар юлларда көчле бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.

Якшәмбе көнне төнлә термометр баганасы тагын да түбәнрәк -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -17дән -22 градуска кадәр салкын була һәм бераз кар явачак.

Реклама

Дүшәмбе көнне түбән температура сакланачак, тәүлек дәвамында -20дән -25 градуска кадәр, ә төнлә һәм иртән кайбер урыннарда термометр баганасы -29 градуска кадәр төшәчәк.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев