⚡Коронавирус вәзгыяте буенча яңа мәгълүматлар
Татарстан табиблары соңгы тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагын ачыклаган
Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан хастаханәләрендә 39 пациентка коронавирус диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«13 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.
Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясендә — 14 кеше. Авыручыларның иң күбе Казанда — 31 пациент. Коронавирус очраклары буенча икенче урында Аксубай районы — анда өч кеше авырый. Чаллыда коронавирусның ике очрагын ачыклаганнар.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 4040 кеше коронавирус йоктырган, аларның 2874е терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 39 кеше. 1154 кеше әле дә дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев