Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Коронавирус вәзгыяте буенча яңа мәгълүматлар

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 29 яңа очрагы ачыкланды, икесе читтән кертелгән

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе — читтән кертелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«4 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

18 очрак - Казанда, өчесе — Саба районында, Чаллыда, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган. Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган төркемдә — алар 15 кеше.

Статистика алып барыла башлаганнан бирле Татарстанда барлыгы 6308 кеше коронавирус инфекциясе белән авырды, 5128 кеше терелде.  

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев