Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Коронавирустан вакцина беренче чиратта ясалачак һөнәр ияләре билгеләнде

Прививка ясау өчен, һөнәрләрне өч төркемгә бүлгәннәр.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина беренче чиратта ясалачак һөнәр ияләрен әйтте. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Вакцинация беренче булып ясала торган һөнәр ияләре билгеләнде. Мисал өчен, беренче чиратта, медицина, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү, күп функцияле үзәк хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүчеләр, хроник авырулы, шул исәптә йөрәк-кан тамырлары системасы, шикәр авыруы белән чирләүче кешеләргә прививка ясалачак», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, икенче төркемгә транспорт, энергетика, хокук саклау органнарында, дәүләт чиге аша кертү пунктының дәүләт контроль органында, шулай ук вахта ысулы белән эшләүчеләр, волонтерлар, хәрби хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр керә.

«Өченче төркемгә һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы 18 яшьтән өлкәнрәк һәм хәрби хезмәткә яраклы дәүләт, граждан, муниципаль хезмәткәрләре керә», — диде республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев