Актаныш

КӨТЕП АЛГАН ЯРМИНКӘ ГӨРЛӘДЕ

Җирлегебез халкына тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, гадәттәгечә, мулдан иде.

Өлкәннәр көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган көзге ярминкәне бик күпләр көтеп алдылар. Шулай булмый ни, һәркем кышка җитәрлек күләмдә бәрәңге, яшелчә, терлек азыгы һәм башка кирәк-ярак запасын туплап калырга ашыга.

Бу көнне район хуҗалыклары һәм фермерларыбыз үзләрендә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән сату иттеләр. Ярминкәдән мәктәпләр дә читтә калмаган.

Көзге ярминкәдә Актаныш  район башлыгы Энгель  Фәттахов та катнашты. Ул тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылыр тәкъдим иткән продукцияләр белән танышып чыкты.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: