Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

КҮРШЕЛӘРДӘ ФАҖИГА: Минзәлә районында 56 яшьлек комбайнчы ургычка эләгеп һәлак булган

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.

Кичә, 25 июль көнне, Минзәлә районы Дружба авылы янында басуда урып-җыю эшләре барышында 56 яшьлек комбайнчы үлгән.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр ителә Тикшерү идарәсе сайтында.

«Нива» комбайнында эшләгән ир-ат, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, ургычка эләккән. Тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Соңыннан процессуаль карар кабул ителәчәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/26-07-2021/minz-l-rayonynda-56-yashlek-kombaynchy-urgychka-el-gep-lak-bulgan-5831495

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев