Актаныш

Кулланучы әлифбасы: кибеттә товарга очраклы гына зыян китерелгән очракта, кем түләргә тиеш?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы шәһәре «кайнар линия» телефонына: «Кибеттә ватылган шешә өчен кем түләргә тиеш?» дигән сорау еш килэ.

Территориаль орган белгечләре бу мәсьәлә буенча түбәндәгеләрне аңлаталар:

РФ ГК 459 статьясы нигезендә «Товарның очраклы рәвештә юкка чыгуы»: «Әгәр сату-алу килешүендә башкасы каралмаган булса, товарның очраклы рщвештщ юкка чыгуы яки очраклы зарарлану куркынычы сатып алучыга закон яки килешү нигезендә сатучы товарны сатып алучыга тапшыру буенча үз бурычын үтәгән мизгелдән күчә».

РФ ГК 493 ст. нигезендә «Ваклап сату-алу килешүе формасы»: «... ваклап сату-алу килешүе сатучыга касса чегы яки товарга түләүне раслаучы башка документ биргәннән соң тиешле формада төзелгән дип санала...» СЕЗ ОЧРАКЛЫ РӘВЕШТӘ ВАТЫЛГАН ТОВАР ӨЧЕН ТҮЛӘРГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ. Ватылган товар өчен түләргә сезне бары тик бердәнбер ысул буенча мәҗбүр итәргә мөмкиннәр - суд тәртибендә кибет сезнең товарга зыян китерү гамәлләрен аңлы рәвештә башкарганны исбатлаган очракта. Әгәр сатучы сезне товарга махсус рәвештә хилафлвк китердегез дип гаепли икән, исегездә тотыгыз, аңа моны судта исбатларга кирәк булачак.

Административ хокук бозулар турында Кодекс аңлы рәвештә кеше милкен юк иткән һәм зыян китергән өчен җаваплылыкны күздә тота. РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.17. статьясы «чит милекне юк итү яки аңа зыян китерү» һәм «аңлы рәвештә юк итү яки чит милеккә зыян китерү, әгәр бу гамәлләр зур зыян китермәсә, - өч йөз сумнан биш йөз сумга кадәр административ штраф салуга китерә» дип шәрехли.

Кайсы очракларда сатып алучы гаепле, ә кайсы очракларда кибет гаепле?

Сатып алучы түбәндәге очракларда гаепле:

- әгәр сез товарны кулга алгансыз икән, саксызлык аркасында аны төшереп ватсагыз;

- әгәр дә товарның бозылуына яки ватылуына сезнең сәүдә залында үз-үзегезне тотуыгыз (йөгерү, сугышу, исерек хәлдә булу һ. б.) сәбәпче булса;

- әгәр сез теге яки бу товарны махсус рәвештә ватсагыз (әйтик, кулыгызга бер шешә кыйммәтле виски алгансыз һәм аны «менә сезгә, буржуйлар» дигән сүзләр белән, шешәне диварга томыргансыз);

Бу очракларда сез кибеткә үз гаебегез белән зыян китердегез һәм аны тулы күләмдә түләргә тиеш буласыз; түләгәннән соң бу товар сезнең милеккә күчә.

Кибет түбәндәге очракларда гаепле:

- әгәр сәүдә залында нормаларга җавап бирми торган үтү юллары тар булса, әлеге үтү юлларында товардан «таулар» өелгән булса;

- әгәр товар стеллажда тотрыксыз урнаштырылса, шул сәбәпле бер шешәне алганда, бөтен конструкцияне җимерсәгез;

- әгәр кибеттә идән юеш булса, сез таеп егылып товарны бозсагыз;

- әгәр товар касса лентасыннан төшеп ватылган очракта. Бу очракларда гаеп тулысынча кибет җилкәсенә ята, һәм берәү дә сездән зыянны түләтүне таләп итә алмый.

Әгәр кибет администрациясе сездән бозылган товар өчен түләүне таләп итсә, администрациядән товарны бозу турында акт төзүне таләп итегез, анда үз дәлилләрегезне языгыз. Мәсәлән, узышта юеш идән яки үтү киңлеге нормаларга туры килмвен ассызыклагыз. Бу хәлнең, ким дигәндә, ике шаһиты (бу сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгыз да, кибетнең башка сатып алучылары да булырга мөмкин) булырга тиеш. Шулай ук товар бәясен түләргә җыенмавыгызны хәбәр итегез, әгәр дә администрация тели икән, ул аны суд аша түләттерүне таләп итә ала.

Кибетне саклаучылар бозылган товарның бәясен түләгәнчегә кадәр сезне чыгармый икән, аңа РФ Җинаять кодексының 203нче маддәсе турында исенә төшерегез, ул шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре вәкаләтләрен арттырган өчен җиде елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: