Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кунаклар «Бабайда кунакта» ял паркын әйләнеп узды

Әнәк авылында «Бабайда кунакта» ял паркы ачылды

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Әнәк авылында «Бабайда кунакта» ял паркы ачылышында катнашты. Маршрут буенча кунакларны кечкенә Минтимерне уйнаган Миңкәй исемле малай озата йөрде. Театраль экскурсия Минтимер Шәймиевнең балачак шөгыльләренә багышланган иде.  

Кунаклар парк белән Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылу тантанасыннан соң танышты. Парк капкасыннан керүгә гармунчы-баянчы балалар каршы алды. Бу үзенә күрә Шәймиевнең гармунга хирыслыгын күрсәтүче ишарә иде. 

Алдагы ноктада өч малайның «Шәпи» уены күренеше иде. Миңкәй дә аларга кушылып, алар Минтимер Шәймиевкә балачакта яратып уйнаган уеннарының берсен исенә төшерде. Шахмат мәйданчыгында Дәүләт Киңәшчесе ат белән йөреш ясады. «Дәүләт Киңәшчесе киңәш биргәч, бу партия тарихи булыр инде», — диде Миңкәй.

Алга таба Миңкәй Минтимер Шәймиевкә аның батарейсыз эшли торган радио җыйганын искәртеп: «Ничек итсәк иттек, үзебез дә радио җыеп куйдык», — диде. Шулвакыт радиодан диктор тавышы. «1966 елның 16 ноябрендә СССРның Югары Советы Президиумы карары белән Минзәләдәге „Сельхозтехника“ төбәкара берләшмәсе җитәкчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев хезмәтендәге казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнде», — дип игълан ителде. 

Биредә Дәүләт Киңәшчесенә Ленин ордены бирелү турында язылган гәҗинең төп нөсхәсе тапшырылды. 

«Бабайда кунакта» ял паркы Пучы һәм Әнәк авыллары арасында төзелгән. Биредә Минтимер Шәймиевнең тормышындагы вакыйгаларны, балачак, үсмер чагы турында хатирәләрне үз эченә алган стендлар белән тугыз мәйданчык ясалган. Биш стендта Минтимер Шәймиев балачагы турында татар һәм рус телләрендә сөйләгән аудиоязмалар бар.  

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев