Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ЛЕНИНОГОРСКИДАГЫ МЕДИАУКУЛАРДАН СОҢ: БЕРДӘМ БУЛЫЙК, БЕРГӘ БУЛЫЙК

"ТАТМЕДИА” АҖ филиаллары журналистлары ике көн дәвамында Лениногорски шәһәрендә медиаукуда булдылар. Интернет челтәрендәге мәгълүмат чаралары белән эшләүче хезмәткәрләр мастер-классларда белемнәрен күтәрде, теоретик һәм гамәли эшчәнлектә катнашып осталыкларын чарлады.

 Медиукуның икенче көнендә Лениногорск шәһәре һәм районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашу узды. Берьюлы 50 журналистны күргәч Рәгать Галиәгъзам улы аптырап китте, әмма аларның бер генә соравын да җавапсыз калдырмады. 
Бу атнада интернет челтәрендә Лениногорск шәһәре белән бәйле бик күп яңалыклар хәбәр ителде. Шәһәрдәге яшеллек барыбызны сокландырды, пляж-паркларның чын мәгънәсендә халыкның актив ял итү урыны икәнлеген күрдек. Шулай ук җитешсезлекләр турында да җитәкчеләр белән халык арасындагы арадашчы һөнәрен сайлаган журналистлар эндәшми калмады. Татар теленең кысрыклануы, кибет һәм башка оешмалардагы элмә такталарда татарча язмаларның азлыгы һәм хаталы булуы саф татар районыннан килгәннәрдә аеруча канәгатьсезлек уятты. Соравымны район башлыгына да бирдем. 
- Әйе, бездә андый проблема бар, хаталы язулар белән көрәшәбез. Күпчелек кибетләрнең хуҗалары я Чаллыда, я бөтенләй республикадан читтә яши. Ә хуҗасыз берәү дә элмә такталарны алып төзәтә алмый. Башкарма комитетта Телләр турындагы законның үтәлешен күзәтүче белгечебез дә бар. Моның буенча эш бара, күптән түгел урам исемнәрен татарчалаштырдык,- диде Рәгать Хөсәенов, аның сүзләреннән аңлашылганча, баланы мәктәптә үк татарча да, русча да иркен аралаша белә торган итеп укытырга, белем бирергә кирәк. 
Рәгать Хөсәенов безнең район башлыгы Энгель Фәттахов кебек үк инстаграм челтәрен актив алып бара: 
- “Халыктан сораулар күп керә, нинди генә мөрәҗәгать белән чыксалар да, башта үземнең командам белән, урынбасарлар белән сөйләшәм, проблеманы тиз һәм күпчелек файдасына хәл итәргә тырышабыз. “Безнең ишегалды” программасы керде бит. Ишек алларын халык белән киңәшләшеп төзекләндерәбез. Бәхәсләр анда да туа, берәүгә бер төрле, икенчегә икенче төрле кирәк. Менә шул вакытта күпчелек фикеренә игътибар итәбез,- диде Лениногорск районы башлыгы. 
Медиауку башланыр алдыннан без журналистларны “Сезнең арада бәйге оештырабыз, ике көндәге эшләрегезне, районда алып барган социаль челтәрләрне контрольдә тотачакбыз”, дип кисәткән иделәр. Бәйгенең тугыз җиңүчесе арасында үземне күрү бик күңелле булды. Актив комментарийлар, лайклар өчен зур рәхмәт, “Актаныш-информ”ны үз итүче райондашлар, якташлар һәм башка төбәкләрдә яшәүче язылучыларыбыз! Бергә, бер кадакка сукканда гына без- көчлет, тормыш-яшәешне уңай якка үзгәртә алабыз, бердәм булыйк, бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев