Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Дәүләт Корылтае депутатлары бүген Актанышта булдылар

Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев һәм комитет депутатлары белән Татарстан парламентарийлары катнашында районда күчмә утырыш узды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев һәм бер төркем депутатлар Актаныш районында булдылар. Эш сәфәрендә алар Әнәк авылында «Бабайда кунакта» скверында булдылар, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның эшчәнлеге белән таныштылар.

Район хакимияте бинасында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының уртак күчмә утырышы узды.

Депутатлар ике республиканың парламент җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев рәислегендә «Мәдәниятләр багланышы үсешендә туган телнең роле» темасына фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев