Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әлмәт шәһәрендә булган янгыннан 24 кешене коткарганнар, алар арасында 3 бала да булган

19-21 сентябрь көнне 19:22 сәгатьтә 101 нче янгын сагына Әлмәт шәһәренең Сөләйманова урамы, 22 нче йорт адресы буенча урнашкан коридор тибындагы тугыз катлы йортта янгын турында хәбәр керә.

 

Янгын сүндерүчеләрнең беренче командасы килеп җиткәндә бинада көчле төтен була.  Төтен фатирларга ук үтеп кергән. Янгын сүндерүчеләр тиз арада кешеләрне эзләү һәм коткару эшенә керешә.  Газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары составындагы янгын сүндерүчеләр кыска вакыт эчендә фатирларны карыйлар, йортта яшәүчеләрне тиз генә урамга чыгаралар.

Барлыгы 24 кеше, шул исәптән өч бала коткарыла. Шул ук вакытта ГДЗСНЫҢ тагын бер звеносы янгын чыганагын эзләү белән шөгыльләнә, 1,5 квадрат метр мәйданда өченче катның баскыч читлегендә матрас януын күреп алалар. Янгынның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге дознавательләре ачыклаячак.

Чыганак: https://zt116.ru/news/1/na-pozhare-v-almetevske-spasli-24-cheloveka-v-tom-chisle-troikh-detey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев