Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әлмәттә 20 кешене коткарып калганнар

Кичә кич Габдулла Тукай проспектындагы 29нчы номерлы тугыз катлы йортта янгын чыга, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

       20: 21 сәгатьтә торак йортның подвалында төтен чыгу турында хәбәр килә. Баскыч мәйданчыгында да көчле төтен күзәтелгән.

        Янгын сүндерүчеләр килгәнче 5 кеше үз көчләре белән куркыныч урыннан чыга алган. Калганнарның юлын төтен кисә. Аларга  коткаручылар ярдәм итә. Барлыгы 20 кеше чыгарылган, алар арасында ике бала да булган.
               7 кв. метр мәйдандагы янгын тиз арада сүндерелә.  

               Һәлакәт нәтиҗәсендә 1944 һәм 1930 елларда туган ир-ат һәм хатын-кыз зыян күрә. Төтеннән агулану сәбәпле, аларны Әлмәт хастаханәсенә озатканнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев