Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

М-7 трассасындагы фаҗигадә янып һәлак булган 17 яшьлек кыз Кама техник-икътисад колледжында укыган

Уку йортында кызны җирләү өчен акча җыялар.


Татарстанның Мамадыш районында булган һәлакәттә Чаллының көллият студенты үлгәннән соң,  "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм кеше үлеменә китергән транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" буенча җинаять эше кузгатылды.

Кичщ кич белән  «ЗАЗ Сенс» машинасын йөртүче 22 яшьлек кешенең руль артында йоклап, алда баручы Камаз белән бәрелүе һәлакәткә китерде.  Бәрелүдән янгын чыга.  Шофер салоннан чыгарга да өлгергән.  Янган автомобильдә пассажир кыз һәлак була. Хәзерге мәгълүматларгә караганда, егетнең машина йөртү стажы 4 ел. Бу вакыт эчендә ул ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 90 тапкырдан артык җаваплылыкка тартылган. Хәзер машина йөртүче Алабуга хастаханәсендә.

Алабугада укыган Кама техник-икътисад көллиятендә бүген барысы да-педагоглар да, студентлар да шок хәлендә. Директор Фәнилә Хамбалова: "Бездә зур хәсрәт – безнең студент кызыбызның гомере өзелде. Ул бик яхшы кыз, тәртипле гаиләдән иде. Гомумән, безнең студентлар барысы да әйбәтләр!» дип аңлатма биргән.

Ирексездән сорау туа: кыз кич белән Казаннан кайткан, димәк, ул укуын калдырган булып чыга?
Чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/facts/posle-avarii-s-pogibshey-studentkoy-kolledzha-chelnov-sledovateli-vozbudili-ugolovnoe-delo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев