Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

М12 автотрассасы Татарстанны Европа - Көнбатыш Кытай маршруты үзәге итәчәк

Автомобиль юлын төзүдән икътисади нәтиҗә триллион сумнарда исәпләнәчәк.

Мәскәү – Казан М12 автомагистрале төзелеше Татарстанны Европа-Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасы итәчәк. Ә бу республика икътисады үсешенә яңа импульс бирәчәк. Мондый фикерне «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ профессоры, Транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин белдерде.

"М12 трассасын төзүдән икътисади нәтиҗә, барыннан да элек, Татарстан алачак, чөнки ул Европа — Көнбатыш Кытай маршрутының Үзәк ноктасы булачак. Бу республика һәм тулаем Россия икътисады үсешенә җитди импульс бирәчәк. Нәтиҗә триллион сумнарда исәпләнәчәк. Мин барлык дискуссияләрдә дә катнаштым, исәп-хисапларны өйрәндем, эффект чыннан да бик югары: йөк ташуга кагылышлы бар нәрсә икегә тапкырлана, ә илтеп тапшыру вакыты буенча икегә бүленә. Моңа өстәп, көнбатыш һәм Көнчыгыш базарларына теләсә нинди сәнәгать продукциясе белән чыгу мөмкинлеге туа", - диде профессор.

Профессор сүзләренчә, М7 "Волга" трассасы заманча икътисадый таләпләргә җавап бирми, чөнки шәһәр һәм поселоклар аша уза. Торак пунктларда хәрәкәт тизлеге 60 км/сәг тән артмый, ә бу йөк ташуны шактый тоткарлый. "Автотрасса Татарстан предприятиеләренә теләсә нинди сәнәгать продукциясе белән көнбатыш һәм көнчыгыш базарларына чыгу мөмкинлеге бирәчәк", - дип аңлатты Блинкин.

2020 елның июлендә М12 яңа автомагистрален төзү эшләре башлану турында РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белдерде. Аның сүзләренчә, бу якындагы өч яки дүрт елда Россиядә иң зур юл проекты булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев