Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Милли мультfest" Республика балалар кинофестивале финалында безнең район укучылары җиңү яулады

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

"Милли мультfest" Республика балалар кинофестивале финалында безнең районнан "Умырзая" балалар бакчасы һәм Аккүз, Сәфәр, Актаныш мәктәбе укучылары катнашып җиңү яуладылар.

"Иң юмористик фильм" номинациясендә Сәфәр мәктәбе җиңү яулады. Җитәкчесе Әхсән Нургалиев.

"Бабалар фольклоры" номинациясендә Аккүз һәм Актанышның икенче урта мәктәбе җиңде.

"Татар телендә анимацион фильмнар" номинациясендә "Умырзая" балалар бакчасы икенче урынга лаек булып 70 000 сумлык сертификатка ия булды.

"Милли мультfest" кинофестивале лауреатларының бүләкләү тантанасы бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтте. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев