Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Миллионнан артык татарстанлы Конституциягә төзәтмә кертү өчен тавыш бирүдә катнашты

Республика халкы плебисцитта катнашу өчен иң кулай форманы сайлый ала.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 1 млн 162,5 мең кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган. Плебисцит кысаларында алдан тавыш бирү 25 июньдә башланды.

Гражданнар беренче тапкыр ачык һавада тавыш бирә ала — мондый участоклар махсус җиһазландырылган автобусларда һәм палаткаларда эшли. Алардан республиканың 92 430 кешесе файдаланган.

Төбәктә барлыгы 427 йорт яны территориясендә сайлау участогы булдырылган, аларның эш графигы турында участок сайлау комиссияләре хәбәр итә. 30 июнь кичендә алар ябылачак, 1 июль — плебисцитның төп көнендә стационар участокларда һәм өйдә генә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Реклама

Участокка килә алмый торган татарстанлыларга сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә килә. 28 июньнең 12 сәгатенә өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 144 801 кешесе файдаланган. Тиешле гаризалар участок сайлау комиссиясе тарафыннан 1 июльнең 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

«Тавыш бирү санитар куркынычсызлыгы буенча барлык кагыйдәләрне үтәп башкарыла. Барлык тавыш бирү участоклары тавыш бирүдә катнашучылар өчен шәхси саклану чаралары запасы белән тәэмин ителгән», — дип ышандырды ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев