Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Миңнеханов Татарстан медикларына ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды

Яңа машиналар республика районнарына юл тотты.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан медицина хезмәткәрләренә ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. Ул шәхсән үзе табибларны иртәгә, 21 июньдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм мәрхәмәтле йөрәгегез өчен тирән рәхмәт белдерәсем килә», — диде Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә. Ул  табиблар һәм шәфкать туташлары белән беррәттән автомобиль йөртүчеләр дә эшли, алар җилкәсенә пациентлар тормышы өчен шундый ук зур җаваплылык төшә, диде.

Автомобильләрдә үзебезнең илдә җитештерелгән заманча җиһазлар куелган. Алар РФ Президенты Владимир Путинның ашыгыч ярдәм станцияләренең техник базасын ныгыту буенча карары кысаларында килде. Бу, бигрәк тә зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен, медицина ярдәменең оперативлыгын һәм үтемлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанга 24 автомобиль кайтты, июнь ахырына кадәр тагын 5 автомобиль булыр дип көтелә. Быел республика акчасына тагын 54 машина сатып алыначак.

Яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре республика районнарына юл алды.

 https://tatar-inform.tatar/news/official/20-06-2020/mi-nehanov-tatarstan-mediklaryna-ashygych-yard-m-avtomobill-renn-n-achkychlar-tapshyrdy-5751031

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев