Актаныш

МИНЕМ ӘТИ – ВАТАН САКЧЫСЫ

Әтием Булат Авзалов 1980 елның 4 июлендә Югары Гәрәй авылында туган. Урта мәктәпне Чалманарат мәктәбендә тәмамлаган. Актанышта шоферлар курсында укыган. Унбиш яшендә инде ул тракторга утырып, колхоз кырларында эшләгән.

Солдат булу теләге дә чынга аша
аның. 1998 елның ноябрендә ике
автобус тулы егетләр Казанга юл
ала. Әти башта Оренбург өлкәсе
Тоцк хәрби частенда хезмәт итә.
Уку, эш, чыныгу, ант кабул итү,
техника серләренә өйрәнүләр...
Барысына да түземлек кирәк булган. Аның өстенә, әти-әнине, туган
авылны сагынулар... Сагынуларны
басар өчен бик күп хатлар язган
ул. Ул хатларны әбекәем миңа да
укытты. Солдат хатлары... Аларны еламыйча укып буламы соң?!
Әбекәем елый-елый ул хатларга
җавап язган.
Бер елдан соң әтиләрне Чечняга
– Курчалой шәһәренә җибәрәләр.
Әти белән бергә Актаныштан алты
егет тә була бу кайнар ноктада.
Алар, БТРларын поезд эшелонына
төяп, 4 көн баралар. Анда ниләр
күргән, ниләр эшләгән – бу хакта
әти сөйләргә яратмый. Авырлыкларга бирешмичә, илебез данын
яклап, туган якка исән-имин әйләнеп кайта ул. Чечня турында сүз
кузгаткач, үз эченә бикләнә, сүзсез
кала, йөзенә, сагыш күләгәсе төшә.
”Безнең анда күргәннәрне берәүгә
дә күрергә язмасын, сугышлар, кан
коешлар башка булмасын”, – ди
әтием.
Армия сафларыннан кайту белән
үк техникага утырган. Эшендә
һәрчак мактаулы, алдынгы. Куллары алтын кебек. Нинди генә эшкә
тотынса да, барысын да булдыра.
Эштән кайтуын сагынып көтеп
алабыз, үзебезнең шатлык-борчуларыбызны әти белән бүлешәбез.
Ә ул исә, күпме генә арыган булса
да, безнең белән сөйләшергә вакыт
таба, үзенең акыллы киңәшләрен
бирә. Әтием минем үзе кебек
көчле, куркусыз булып үсүемне
тели. Эш сөяргә дә өйрәтә, гаделлек өчен көрәшергә кирәк икәнен
эш гамәлләре аша төшендерә. Әти
белән безгә рәхәт, тыныч.
Риназ АВЗАЛОВ,
Актаныш кадет интернатмәктәбенең
VI сыйныф укучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: