Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Миңнуллина пандемия вакытында Татарстанның кайсы компанияләре "күтәрелүен" әйтте

Республиканың инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы теләсә кайсы кризиска оптимизм белән карарга кирәк дип саный.

Кайбер компанияләр коронавирус белән вәзгыятьне үз файдасына кире кайтара алган. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. 

«Бездә "Аромат" компаниясе дезинфекция чаралары җитештерүне 17 тапкыр арттырды. "Нәфис" күтәрелде. Битлек өчен чимал буенча дүрт предприятиенең икесе Татарстанда калды. Бу бик яхшы", - диде Миңнуллина. 
 

Ул теләсә нинди хәлгә оптимизм белән карарга кирәк, дип саный. Миңнуллина нәкъ менә кризис вакытында барлыкка килгән Nike, Adidas, Lego компаниясен мисал итеп китерде.
 

«Гомумән алганда, безнең аралашу даирәсе, профессиональ эшчәнлек-болар барысы да безнең кулларда. Чарасызлык миңа аңлашылмый", - дип йомгак ясады әңгәмәдәшем.

Талия Миңнуллина белән әңгәмәне sntat.ru дан укыгыз. Видеосын «Татар-информ»ның YouTube каналында күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев