Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мошенниклар корбаннары арта

Безнең халык кешегә шул тикле ышанучан. Нәрсә генә дисәләр дә, ышанабыз, эшлибез, сорасалар, үзебез дә сизмичә соңгы тиенебезне дә чыгарып бирәбез. дә. Ә мошенникларга шул гына кирәк.

Кешенең беркатлылыгыннан бик нык оста файдалана алар. Төрле юлларын да уйлап табып кына торалар. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, быел гына да мошенниклар дистанцион юл белән 15 райондашыбызның 1 миллион 583 мең 740 сум акчасын үзләштергән.

Октябрь башында гына да бер граждан шул рәвешле 150 мең сум акчасыннна колак кага.

Аның кәрәзле телефонына таныш түгел номердан звонок килә. Телефонның теге ягындагы кеше үзен Альфа Банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштыра. Гражданның счетыннан федераль эзләүдәге кеше 3 мең сум күләмендә акча алырга тырышты дип хәбәр итә. Шушындый акча урлаулардан саклану өчен телефонга вируска каршы кушымта куярга тәкъдим итә. Ничек эшлисен өйрәтеп тора. Моның өчен телефонына Team Viewer QuickSupport кушымтасын урнаштырттыра. ID ны әйтергә куша. Шуннан инде әлеге билгесез зат гражданның счетыннан 150 мең сум акчасын башка номерга күчереп куя.

Реклама

Акча хуҗасы счетында акча югалгач кына үзен алдауларын аңлап ала. Әмма эш узган, мошенниклар чит кеше хисабына акчалы булган.

Мондый җинаять эшләрен күпчелек очракта ачыклау мөмкин түгел, ди полиция вәкилләре. Чөнки мошенниклар шул тикле оста эш итә. Алар кешеләргә чит номерлардан шалтырата. Акчаны да чит счетларга күчерә.

Шулай булгач, райондашларга тагын бер тапкыр сак булыгыз, ят номерларга шәхси мәгълүматларыгызны бирмәгез диясе килә. Банк хезмәткәре дип шалтыратучыларга да мәгълүмат җиткермәгез. Ә банкның “кайнар линия” телефонына шалтыратып белешегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X