Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мөслим районы белән "Август" компаниясе директоры Альберт Хуҗин җитәкчелек итәчәк

Мөслим районы белән 2013 елдан җитәкчелек иткән Рамил Муллин бүгеннән ТР Түбән Кама башлыгы булачак, әлегә чыганаклар хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

          Татарстанның Мөслим муниципаль районының «Август-Агротехнологияләр» дилерлык үзәге генераль директоры Альберт Хуҗин район башлыгы булып сайланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

        Мөслим районы белән 2013 елдан җитәкчелек иткән Рамил Муллин бүгеннән ТР Түбән Кама районы башлыгы булачак. Бу Түбән Кама мэры Айдар Метшинның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын алуы һәм бүгеннән үз эшенә керешүе белән бәйле. Айдар Метшин белән формаль булмаган хушлашу бу ялларда булып узды.

         Альберт Хуҗин «Август-Агротехнологияләр» дилерлык үзәге белән җитәкчелек итә. Әлеге үзәк «Август-Агро» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составына керә, аның җир кишәрлеге 160 мең гектардан артык. «Август-Агро» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Россиядәге иң эре рапс җитештерүче оешма, шулай ук Ноу-Тилл технологиясе буенча көнбагыш, борчак, бодай һәм арпа үстерү белән шөгыльләнә.

           Альберт Хуҗин дәүләт хезмәтендә эшләү буенча тәҗрибәгә ия, ул Мөслим районы башкарма комитетында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев