Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча уздырыла торган конкурс җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2021 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча уздырыла торган конкурс җиңүчеләрен котладылар.

                     Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" бәйгесендә катнашып җиңү яулады.

Шулай ук "Актаныш" радиосы  "Иң яхшы радиопроект" номинациясенә мактаулы урынга иреште, "Актаныш-информ"ның радио бүлеге җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтова бүләкләү тантанасында катнашып хөрмәтләнде.  

                    Райондашларыбызны уңышлары белән ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев