Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Нефть түгелгән...

23 сентябрь көнне бөтен республика буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе тарафыннан планлы өйрәнүләр узды. Аның барышында әгәр дә район җирлегендә нефть түгелә калса, аны юк итүгә район җирлекләренең әзерлеге тикшерелде. 

 

Иртәнге сәгать унда гадәттән тыш хәлләр бүлегенә Чишмәбаш авылы янындагы М-7 трассасында нефть ташучы авыл йөк машинасының юл-транспорт һәлакәтенә очравы, нәтиҗәдә цистернасы ярылып, ике тонна нефтьнең җиргә агуы хакында хәбәр керә. Тиз арада бу хәл турында барлык тиешле органнарга хәбәр ителә. Полиция вәкилләре, янгын сүндерү машинасы, ашыгыч ярдәм бригадасы, юллар оешмасыннан КамАЗ машинасы, “Коммунсервис” оешмасыннан трактор авария урынына килеп җитә. 

undefined

-Без нефть түгелгән урында җирне кисеп алып, юк итү өчен лицензияләре булган оешма килгәнче нефтьнең таралуына юл куймау чараларын күрергә тиеш булабыз. Әгәр нефтькә ут капкан булса, аны сүндерергә, яисә сулыкларга агып төшү куркынычы булса, җирне чокып, аңа каршылык тудырырга тиеш булабыз, -ди 103 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов. 

undefined

Мәгълүм булганча, безнең районда да нефть оешмалары бар. Аларда да җир өстеннән узучы, яисә су астыннан узучы торбалар тишелергә мөмкин. Яисә ягулык-майлау материаллары ташучы машиналар белән аварияләр килеп чыгу ихтималы да юк түгел. Әлеге өйрәнүләр нәкъ менә шундый хәлләрдә югалып калмау өчен кирәк. Чөнки нефть түгелү, гадәттән тыш хәл санала. Бу хакта Илназ Шәрипҗанов та ассызыклап үтте. 

-Нефть түгелсә, аның табигатькә зыяны бик зур була. Җирнең өстен пленка итеп каплый. Аңа һава керми. Нефтьнең җиргә сеңү процесслары да озак бара. Һәм ул җир гамәлгә яраксызга әйләнә, анда бернинди үсемлек тә үсми. Ә нефть суга эләккән очракта, балыклар үлә. Мондый очраклар булса, экологларга хәбәр ителә, - ди ул. 

Өйрәнү урынына ашыгыч ярдәм бригадасы да килде. 

undefined

-Бүгенге авария турында безгә хәбәр килеп керү белән, шул урынга чыктык. Шоферга ярдәм кирәк түгеллегенә инанганчы шунда көтеп тордык. Эш дәверендә төрле хәлләрне күрәбез. Шуның өчен мондый өйрәнүләрне кирәк дип саным, - ди ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Рәсилә Янгирова. 

Бүгенге хәл шартлы рәвештә генә булды. Алга таба мондый гадәттән тыш хәлләр чынлыкта да булмасын иде дигән теләктә калабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев