Актаныш

НИЧАРАДАН БИЧАРА ДИП БАРГАН ИДЕК: Фермер Исфәрия Яппарова корылыктан дәүләт ярдәмен алды

Чалманараттан фермер Исфәрия Яппарова сыерларга кышлык азыкны кредит акчаларына сатып алырга уйлый. Бөтен документларны әзерләп бетергәч Актанышта ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Нурлыевны очрата. Җитәкче фермерга бүген генә 4,5 процент ташламалы микрофинанслау бирелә башлавын хәбәр итә. Нәкъ менә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә корылыктан ярдәм итүне күздә тота торган программа булып чыга ул.

        Бүген 32 савым сыеры асрап, көн саен 500 литр сөт тапшырып үз көнен үзе күрүче гаилә быелгы корылыктан тәмам гаҗиз кала. Өстәвенә 2017 елда “Башлаучы фермер” грантын алганга 5 ел тула, шарт буенча ел ахырында абзарда 35 сыер басып торырга тиеш.

Барысын исәпли-чутлый да Исфәрия, кредит алмый булмый дип, Актанышка килә, бөтен хаҗәтләргә 2 миллион сум акча сорарга уйлый.
 

-    Документларны тапшырып бер атна дигәндә дәүләт ярдәме күчте. Бер миллион сум бирделәр, 6 айдан соң, 2022 елның март аенда гына түли башлыйм, “отстрочка”сы бар. Микрозайм кешедән акча алып торуга тиң, безнең кебек фермерларга бик отышлы. Банкларда процентлар югары, иминиятләштерү өчен өстәмә чыгым чыга. Татарстанның Икътисад министрлыгына, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына, аның Актаныш бүлеге җитәкчесе Алмаз Нурлыевка рәхмәт әйтәм,- ди Исфәрия Яппарова.    


                                                 ПЕЧӘН БӘЯСЕ АРТТЫ, СӨТНЕКЕ ДӘ КҮТӘРЕЛСЕН
Киләчәктә савым сыерларын 50 башка арттырырга исәпли Яппаровлар. Хәзергә бу малларны Исфәрия апа үзе, ире Ралиф, улы Динар белән карыйлар.  Гаиләнең 89 га мәйдан җире бар. 40 гектарына арпа  һәм бодай чәчәләр, калганында печән үсә. Былтыр печәнне күп әзерләгәннәр, быелга да калган. Әмма бу гына кыш чыгарлык түгел.

Хәзер көтүлекләрдә дә печән аз, яшеллек көеп беткән. Ашау азайгач, сыерларның сөт бирүчәнлеге дә кимегән.
 

       -    Сөткә бәяләр артуын көтәбез. Печән бәясе артты бит, бер кибе 1800 сум,- дип көндәлек проблемаларын да әйтеп алды Исфәрия ханым.
 

Сөтне Татар Ямалысыннан эшмәкәр Гүзәлия Миңнәхмәтова җыя, җәй көне литрына 21 сум 70 тиеннән исәп-хисап ясалган, бу айда 22 сумнан түләячәкмен дигән. 
                                               КИЛЕН ДӘ БУЛСА...
2004 елда ук хуҗалыкта үзенең киләчәген күрмичә үзаллы тормышка аяк баскан Ралиф Яппаров сайлаган юлына үкенмидер бүген, үзен генә күрә алмадык, тынгысыз гаилә башлыгы һаман нидер юнәтүдә, табуда. 21 ел ашханә мөдире булып эшләгән хатыны Исфәрия дә авыл хуҗалыгында шактый тирән йөзә. 

 


    -    Без шушы тормышыбыздан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу җәйдә Тозлы күлгә барып ял итеп кайттык. Улыбыз Динар берүзе дөнья көтте, сыерларны да сава, тапшыра, абзарларны тәртиптә тота. Гомумән, кеше чакырып эш эшләткәнебез юк. Менә бу фермаларны, ашлык саклана торган корылмаларны ирем белән улым икесе бергә төзеде. “Башлангыч фермер” программасыннан 3 миллион сум акча алгач бик зур ярдәм булган иде. Трактор, ТСН техникасы, чапкыч, кип кыскыч, җыю агрегаты, маллар сатып алдык. Бүген авылда рәхәтләнеп, дәүләт ярдәме белән яшәргә була. Инде безгә бер генә әйбер кирәк- авылны ярата торган, авыл эшеннән тәм таба торган киленебез дә булса, дөньябыз түгәрәкләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: