Актаныш

ОНЫТЫРГА ХАКЫБЫЗ ЮК...(фотолар)

Сабантуй бәйрәме алдыннан Иске Богады авыл җирлегендә истәлекле вакыйга булды. Бөек Ватан сугышында шәһит киткәннәргә багышлап “Хәтер паркы” һәм 1969-1986 елларда “Коммунизмга” хуҗалыгын җитәкләгән Кәрам Гарипов хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Ләйсән ГАЗИЗОВА.

-    Бик абруйлы шәхес иде.
-    Рәис булса да, үзен өстен куймады, фермага кереп гади тавык караучыларның эше белән кызыксына иде. 
-    Ул җитәкчелек иткәндә “Коммунизмга” хуҗалыгы миллионер дәрәҗәсенә иреште.
-     Колхозчылар җиңел машина, мотоцикл кебек төштә дә күрмәгән бүләкләргә лаек булдылар.
-    Сыер савучылар  Германия, Чехословакия кебек социалистик илләргә юллама белән сәяхәткә бардылар.

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГАРИПОВ
Богады җирлегендә яшәүче олы яшьтәгеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә, һаман да Кәрам Гарипов идарә иткән елларны сагынып искә алалар. Инде 35 ел үтсә дә Кәрам Гариф улының һәр әйткән сүзен, һәр гамәлен деталенә кадәр сурәтләп бирә элеккеге механизаторлар, терлекче абый-апалар.  Әйтерсең, дистә еллар элек түгел, ә кичә генә хөрмәтле рәисләре белән бергә эшләгәннәр. Югыйсә бүген бик җитеш, ул еллар белән чагыштырганда күпкә бай тормышта гомер итәләр. Сәбәбе бик гади: җитәкченең кешеләргә карата ихлас, җылы мөнәсәбәтен бернинди материаль бөтенлек тә алыштыра алмый, менә шунысына бүген нык кытлык кичерәбез.
Кәрам Гариповка багышланган истәлек тактасы “Тамыр” хуҗалыгы идарәсе каршындагы паркка урнаштырылган. Олы юлдан үткәндә үк әллә каян күренеп тора, үзенә җәлеп итә ул. 1925 елда Иске Кормаш авылында туа Кәрам Гариф улы. Туган авылында кырчылык бригадасы бригадиры, Актаныш МТСында токарь, остаханә мөдире, “Маяк” колхозы рәисе булып эшли. 
1969 елда “Коммунизмга” колхозына җитәкче итеп билгеләнгән Кәрам Гарипов хуҗалык хезмәтчәннәре белән уртак телне тиз таба. Рәислек итүенә ике ел үтми, колхоз Бөтенрәсәйкүләм социалистик ярышта җиңүче булып таныла. Ике ел рәттән шушы исемне үзендә тота коллектив.  РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. 1972 елда СССР төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан игълан ителгән Бөтенсоюз бәйгесендә дә Богады уңганнары җиңеп чыга, “Коммунизмга” хуҗалыгына КПСС Үзәк комитеты, СССР Югары Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының Почетлы юбилей тамгасы тапшырыла. Мондый мәртәбәле бүләкләре бик күп колхозның. Шул исәптән рәисенеке дә. Кәрам Гарипов ике тапкыр ТАССР Югары Советының, дүрт мәртәбә КПСС Өлкә комитетының һәм ТААССР Министрлар Кабинетының, өч тапкыр Профсоюз Өлкә Советының, Актаныш райкомы һәм башкарма комитетының мактау кәгазьләре белән хөрмәтләнә. Рәис тә, хуҗалык та районда, республикада, союзкүләм уңай танылу ала. 
-    Истәлек тактасын идарә каршына кую дөрес булды дип уйлыйм. Чөнки контора бинасы, гаражлар, шушы паркны әйләндереп алган коймаларга кадәр- барысы да Кәрам Гариф улы идеясе белән төзелгән. Аның шушы җирлек өчен куйган хезмәтләре бик күп, бүген дә аңа бу эшләренә рәхмәт әйтәбез, аның белән горурланабыз. Ел саен авыл территориясенә агачлар утыртабыз. Хәзерге Сабантуй урынына 1995 елда агачлар утырткан идек, хәзер бик матур булып үсеп утыралар. Кәрам Гариповның истәлек тактасы куелган бакчага да иллегә якын чыршы утырттык. Питомник җитәкчесе Альберт Гардиханов чыршылар белән тәэмин итте, -диде “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов. 
“Коммунизмга” хуҗалыгында партоешма секретаре вазифасын башкарган Фирнаял Шәвәлиев Кәрам Гариповның командасының бик көчле булуын билгеләп үтте:
-    Кәрам Гарипович кешеләрне рухландыра белде. Хуҗалыкның баш белгечләре үз эшләренә чиксез бирелгән кешеләр иде, риясыз эшләделәр. Бу парк ачылуга, истәлек тактасы куелуга без бик шат.
Районда төрле җитәкче постларда хезмәт куйган Айрат Кәрамов “Коммунизмга” хуҗалыгында озак еллар вәкаләтле вәкил булып тора. Айрат Сөнгать улы район комсомол комитетының беренче секретаре булып тәүге адымнарын ясаганда Кәрам Гарипов белән эшли башлый:
- Олпат җитәкченең кешеләр, хуҗалык хезмәтчәннәре белән аралашу культурасына, эш оештыру алымнарына өйрәнү өчен махсус җибәрелгәнемне еллар үткәч кенә аңладым. Иң көчле кадрлар сәясәте булган бит бу. Минем җитәкче булып озак еллар эшләвемдә Кәрам Гариповның да тәэсире зур булды. 
Әтиләренең исемен мәңгеләштергәннәре өчен Хөршидә апа Зәйнуллина, Кәрам һәм Мөстәфидә Гариповларның кызлары, 12 оныгы, 23 оныкчыгы исеменнән рәхмәт белдерде:
-    Гаиләдә алты бала үстек, безгә әткәй белән әнкәй бик яхшы тәрбия бирделәр. Тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иттеләр. Үзебез дә аларга авырлык китермәдек.  Сабантуй бәйрәмендә шушы матур паркны булдырган һәм әткәйгә истәлек тактасы куюны, ачу тантанасын оештырган “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаяновка, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттаховка, хезмәте, көче, өлеше кергән барча авылдашларга балалар, оныклар, оныкчыклар, туганнар исеменнән рәхмәт әйтәбез.

ХӘТЕР ПАРКЫ
Иске Богады авыл җирлегеннән 1941-1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышында 664 ир-егет катнаша. Иске, Яңа, Югары Богады, Иске һәмЯңа Солтангол, Каенлык, Михайловка авылларында туып-үскән солдатларның яртысыннан күбрәге, төгәлрәк әйтсәк, 387 яугир сугыш кырыннан кире әйләнеп кайтмый. 
-    Туган җир өчен, илебез азатлыгы өчен башларын салган бу батырларны безнең онытырга хакыбыз юк,- дип, “Хәтер паркы”н ачу тантанасын башлап җибәрде мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова. 
-    Моннан бер ай элек зурлап Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм иткәндә “Хәтер паркы”н булдыруны максат итеп куйдык. Авылдашларыбыз сугыш булган урыннарда, бездән бик еракта башларын салганнар, күбесенең күмелгән урыны да билгесез. Шушы паркка килеп без аларны искә алырбыз. Паркны тәрбияви чаралар үткәрү урыны булыр дип уйлыйм. Киләчәктә паркны тулыландырырбыз, тагын дагачлар утыртырбыз, үлән чәчеп яшелләндерербез,- диде үз чыгышында җирлек башлыгы Илсур Фәттахов. 
 


 

 
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: