Актаныш

Өшәр авылыннан Габдулла абый да сайлады

Алмаз Нургалиев якташыбыз Фәнис Газетдиновның бүләген – электр генераторын тапшырды. 

Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле хакимият органнары депутатларын сайлаудан Өшәр авылында яшәүче Габдулла абый Хәйбуллин да читтә калмады. Бүген аның янына Татар Ямалысы  җирлеге сайлау участогы  вәкилләре барып, Габдулла абыйга сайлау мөмкинлеге бирде. 

Өшәр авылы белән Татар Ямалысы авылы арасы  бормалы юлларын да исәпкә алсак, 7 чакрымга чыга. Аның бормалы, сырмалы, чокыр-чакырлы юлларыннан машина белән курка курка гына барып җиттек. Габдулла абый исә бу араны атнага бер яки ике тапкыр җәяүләп үтә икән. 

-Кибеткә, ипигә, кирәк-яракларга барам, - дип елмаеп каршы алды ул безне. – Ә миңа шушылай өемә килеп сайлау мөмкинлеге тудырганнары өчен бик сөендем. Чөнки хәзер яшь барган саен җәяүләп йөрү авырлаша. Үземнең алай бер сайлаудан да калганым юк. Я барып сайлыйм, я шулай килеп сайлаталар. Республика язмышына битараф түгелмен. 

Өшәр - су басу зонасына кергән авыл. Шунлыктан 1976 елларда әлеге авыл халыкн якын-тирә авылларга күчерә башлыйлар. Югыйсә заманында биш урамга 700ләп хуҗалыгы, барлык социаль обьектлары гөрләп эшләп торган авыл була ул.  Үз авылларын чын күңелдән яратсалар да, күпләр күчеп китәргә мәҗбүр була. Габдулла абый һәм тагын 16 гаилә генә авылларын ташларга теләми. Әмма утларын аергач, алары да китәргә мәҗбүр була. Бары тик батыр йөрәкле Габдулла абый гына курыкмыйча яшәп кала. Инде менә 40 елга якын туган авылын ташламый, өенең тәрәзәләрендә утын сүндерми ул. Үзенең туганнан - туган энесе һәм аның тормыш ипәше белән бергәләп Өшәр авылының гомерен саклыйлар дисәк тә дөрес булыр. 

Биредә  тулы канлы тормыш белән яшәү өчен бернинди шартлар да калмаган. 

-Суны күлдән эчәм, өйне утын ягып җылытам, газны баллон белән Актаныштан алып кайтам. Әмма башкалар кебек күчеп китмәвемә бер дә үкенмим. Тормышымнан канәгать, - ди авыл җанлы Габдулла абый. 
82 яшендә булса да, бер тик тормый үзе. Сыер, ат, күпләп сарыклар асрый. Аларга азыкны да үзе әзерли. Мунчасына, өенә ягар өчен утынын да үзе хәстәрли. Әле күптән түгел генә мотоблок алган. Шуны көйләп бетерсәм, эшем бераз җайланыр иде, ди ул. 

Габдулла абый хакында үзебезнең якташыбыз Алмаз Нургалиев режиссерлыгында “Җиде утрау арасында” дигән фильм да төшерелде. Ул күп кенә милләттәшләребездә кызыксыну да уятты. Без барган көнне Габдулла абый янына Алмаз Нургалиев та килде. Ул аңа якташыбыз Фәнис Газетдиновның бүләген – электр генераторын тапшырды. 

-Бер елдан артык Габдулла абый һәм бетеп баручы Өшәр авылы хакында фильм төшердек. Бу үз көчебез белән эшләнгәнгә күрә, озаккарак сузылды. Һәм без башкаларга да аны бергәләп эшлик әле дип мөрәҗәгать иткән идек. Габдулла абыйга электр генераторы кирәклеген дә искәрткән идек. Фәнис Газетдинов шуны белеп, Габдулла абыйга аны бүләк итәргә булды,- ди Алмаз Нургалиев.  

– Бүгенге көндә милләт проблемасы хакында еш ишетергә туры килә. Милләт ул -  шушы авыл, безнең чишмә башы. Без инде Габдулла абый кебек үз җиренең патриотлары хакында белергә, аларны күрсәтергә тиеш. Авылларыбыз бетмәсен, яшәсен иде. Габдулла абый исә әлеге бүләгенә чын күңелдән сөенеп, рәхмәт сүзләрен ирештерде.  

-Бик зур рәхмәт, барыгызга да. Мине шулай онытмаганыгыз, ярдәм иткәнегез өчен, -диде ул. 

Генераторны үзе кабызып та карады. Ул эшли башлауга, өендә гөлт итеп ут янды, телевизор кушылды. Шулай булгач, биредә әле тормыш дәвам итә...

 

undefined

undefined

 

undefined

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: