Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Пенсия акчасына гына яшәсәк тә, район газетасына язылмый калган юк

“Актаныш таңнары” газетасына ташламалы язылуның бүген соңгы көне.

Такталачык авылында кибеттә сатучы булып эшләүче Мөҗәллия Бадыйкова безнең күз алдында район мабугатына язылып фикерләре белән уртаклашты: 
- Пенсия акчасы белән генә әллә кая китеп булмый, ләкин бер елны да “Актаныш таңнары”на язылмыйча калган юк. Газетада район хәбәрләре яктыртыла, барлык яңалыкларны үзебезнең газетадан белеп торабыз, башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз, бер мәкаләне калдырмыйбыз. Башка газеталарны төрләндереп алабыз. Әйтик, былтыр “Сираҗи сүзе”н алдырган идек, быел икенчегә язылам. 
Почта мөдире Гөлфия Хөрмәтуллина почта хезмәтендә 30 елдан артык хезмәт куя: 
- “Актаныш таңнары” атнага бер генә чыга башлагач, халык аеруча көтеп ала. Шуңа күрә хат ташучылар Ләйсән Шакирова белән Гөлсәрия Гыйздәтуллина җомга көнне үк газетаны таратып бетерә. Узган яртыеллыкта “Актаныш таңнары” безнең җирлеккә 118 данәдә килә иде, быел бу сан 98. Язылу тәмамланганчы узган елгы дәрәҗәгә җитәрбез дип уйлыйм. Почтальоннарның эшләре бик җайлылардан түгел, җәяү күп йөрергә кирәк. Түмерҗәгә җәяү баралар, Такталачык үзе дә таралып урнашкан, урамнары озын. Ләкин кызлар зарланмыйлар, почта да тараталар, коммуналь хезмәтләргә түләүләр алалар, товар сату планын да үтиләр. 
Такталачыкта “Актаныш таңнары” газетасыннан тыш “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” газеталарына, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларына яратып язылалар. Соңгыларын гадәттә укытучылар алдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев