Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Пучыда тиздән өй туе: Башкарма комитет яңа бинага күченәчәк

Шушы вакытка кадәр Пучы авыл җирлеге җитәкчелеге 1974 елда төзелгән Нур Баян исемендәге хуҗалык идарәсе белән бер бинада эшчәнлек алып барды.

Пучы авыл җирлеге Башкарма комитетында 4 хезмәткәр эшли. Авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдиновның әлеге вазыйфага билгеләнгәненә 7 ел. Сәркатиб Лилия Сәрвәрова башкарма комитетта иң стажлы белгеч, 2001 елдан хезмәт куя. Җәмилә Ибәтуллина  елга якын белгеч буларак авыл халкына хезмәт күрсәтә. Лилия Шәехова бинаның чисталыгы өчен җавап бирә.

   Актаныш авылыннан кала иң күп кеше яшәүче Пучы җирлегенең башкарма комитетына халык гозере төшмәгән бер генә көн дә юк.

-    Агымдагы елның шушы вакытына кадәр 231 белешмә биргәнбез. Гадәттә белешмәләрне йортларны рәсмиләштерү буенча алалар, Эчке эшләр бүлеге системасы, опека һәм попечительлек органнары өчен шәхескә, гаиләгә 26 характеристика язып бирдек. Социаль яклау бүлегеннән ярдәм сорап язган мөрәҗәгатьләргә 17 ходатайстволык күрсәттек,- ди Лилия Сәрвәрова.

Шәхси хуҗалыкларында мал, терлек асараучыларга субсидияләр бирелә башлагач, башкарма комитетка бу уңайдан белешмә сорап килүчеләр тагы да арткан.
 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, республиканың муниципаль хезмәткәрләргә ярдәм итү, хезмәт шартларын яхшырту һәм өзлексез һөнәри үсешкә стимул бирү стимул бирү буенча системалы эш алып барыла. Әлеге уңайдан 2016 елдан махсус программа эшли. Программа буенча 2021 елда 13 бина төзү һәм 15 авыл җирлеге башкарма комитетлары бинасын капиталь төзекләндерү гамәлгә ашырыла.

4 яңа объект тантаналы рәвештә август аенда ачылды, тагын 9 объект сентябрь аенда ачылыр дип көтелә. Яңа бинага аяк басучылар арасында Пучы авыл җирлеге Башкарма комитеты да бар. 


-    Яңа бинабыз элекке урнашканыннан ерак түгел, мәчет артында гына, Киров урамы, 2 а адресында төзелде. Төзелеш эшләрен ПМК оешмасы башкарды, моннан 1 ай элек тәмамладылар инде. Хәзер бинаны җылытасы, газ кертәсе калды,- дип, ачыклык кертте җирлек башлыгы Нияз Нуртединов. 


-    Һәрбер белгечкә яңа бинада аерым бүлмә бар. Килгән кешеләр өчен уңайлыклар тудырылган, көтеп тору урыны булдырылган, мондый шартларда безгә хезмәт күрсәтү шактый җиңеләя дип куанычы белән уртаклашты башка хезмәткәрләр дә. 


Республикада 2016-2020 елларда җирлекләрнең башкарма комитетларының 43 бинасы төзелде һәм 209 бинада капиталь ремонт үткәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев