Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Район башлыгы Энгель Фәттахов Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады

Бөек Җиңү көне уңаеннан өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырылды

Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  бүген Актаныш районының Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүнең 76 еллык юбилее белән тәбрикләде, котлау хатларын, бәйрәм пакетларын тапшырды.

Сугыш ветераннары Тимер Фәрди улы Фәрдиев, Гайсә Хисмәтулла улы Хисмәтуллин, Җәүдәт Шәймөхәммәт улы Шаимов, Гомәр Әхмәдулла улы Әхмәдуллин,Тафкил Вәли улы Вәлиев, Гавис Шәкүр улы Шакуров, Миңнегали Сираҗи улы Галиев, Нурфикә Абдул кызы Абдуллина, Вазыйх Фатыйх улы  Шакиров һәм Шаһитимер Хәбибулла улы Хәбибуллинның өйләрендә булып, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган ТР Президенты тәбрикләмәсен, үзенең шәхси котлау открыткасын, күчтәнәч - азык-төлек җыелмалары тапшырды. 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев