Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Район башлыгы Энгель Фәттахов коронавируска каршы вакцинация узды

Энгель Нәвап улына бүген вакцинаның беренче компонентын ясадылар

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  үзәк хастәханәсендә коронавирустан прививка ясатты. 21 көннән соң аны кабат вакцинация көтә.

- 2020 нче елның афәте дәвам итә. Тынычланырга әле урын юк, көн саен 9-10 райондашыбызга пневмония һәм ОРВИ диагнозы куела. Узган ел COVID-19 авыруына дучар буган 40 райондашыбызны югалттык. Илебез җитәкчесе Владимир Путин үзенең юлламасында да вакцинацияләү турында фикерләрен җиткерде. Россия беренчеләрдән булып коронавируска каршы вакцина булдырды. Безнең илнең вакцинасы эффектлы дип табылды, чит илләргә дә тәкъдим ителде. Райондашларга бу уңайдан мөрәҗәгать итәсем килә. Кеше өчен иң мөһиме-сәламәтлек. Сезне дә шушы вакцинаны алып, югалтуларсыз 2021нче елны уздырып җибәрсәк иде дигән теләктә калам,- диде Энгель Нәвап улы.

Районда коронавирустан   55 кеше прививкаланды. Беренче булып, медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башладылар. Бүгенге көндә теләгән һәр кеше коронавирустан бушлай вакцинация үтә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус вакцинация