Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Район башлыгы журналистлар белән очрашты

Энгель Нәвап улы матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

19 май – Татарстан матбугаты көне. Шул уңайдан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Әлеге җанлы очрашу хакимият бинасында үтте.

Энгель Фәттахов район журналистлары белән һәрдаим аралашып тора. Соңгы вакытта республиканың “Татмедиа” җитәкчелеге белән дә эшлекле сөйләшүләр активлашып китте. 

Җылы аралашу вакытында Энгель Нәвап улы һәрбер тармак буенча үз фикерен әйтте. Коллективны борчыган проблемалар да читтә калмады. Бинага якын киләчәктә ремонт ясау сорала. Район башлыгы ярдәм итәргә ышандырды.  

– Куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә бергәләп матур итеп эшләргә язсын, – дип, “Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм тәбрикләүләрен ирештерде.

Сөйләшү ахырында тагын да күңелле мизгелләр көтә иде: хезмәтләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев