Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Район өлкәннәре компьютерга өйрәнә

Укучы-пенсионерлар курсларны оештыручыларга, өйрәтүчеләргә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Актаныш муниципаль районында замана белән янәшә атлап, актив тормыш рәвеше алып баручы өлкәннәребез күп. Районда “Компьютер грамотлылыгына өйрәнү” курсларына йөрергә теләк белдерүче өлкәннәрнең саны артканнан арта. Кичә 8 февраль көнне һөнәри техникум базасында шушы юнәлештә укулар башланып китте.

Курслар Актаныш районы пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров, информатика укытучысы Гөлнара Әхмәтдинова тырышлыклары һәм ярдәмнәре белән уздырылды. Укучы-пенсионерлар компьютер серләренә төшенеп, үзләренә кирәкле яңа шөгыль таптылар һәм әлеге курсларны оештыручыларга, өйрәтүчеләргә чиксез рәхмәтле булуларын белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев