Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Райондашларыбыз Раниза Шакирова белән Венера Хәева “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр буларак хөрмәтләнделәр

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров,  ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе  Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм башка рәсми затлар катнашты.

Искә төшерәбез, 2019 елда Республика Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды  РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә рус, татар һәм инглиз телләрендә укыта торган күптелле гомуми белем бирү комплексларын булдыру проектын гамәлгә ашыруга кереште.

   Проектның инициаторы – ТР ның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, проект РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Проект буенча алты белем бирү комплексы һәм шәһәр читендә ике өстәмә белем бирү үзәге булдыру каралган. Минтимер Шәймиев тәкъдиме буенча, барлык комплекслар “Адымнар – белем һәм килешүгә юл” исеме белән берләштерелгән.

Бүгенге очрашуга дәүләт органнары җитәкчеләре,төзүчеләр, проектны эшләүчеләр, экспертлар, “Адымнар” күптелле мәктәпләренең директорлары, Казан һәм Чаллы шәһәрләренең башкарма комитетлары һәм мэрияләре, Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе, республиканың ММЧ вәкилләре, ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты һәм “Яңарыш” республика фонды хезмәткәрләре чакырылган иде.

Очрашу алдыннан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова барлык чакырылганнарга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар арасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе раниза Шакирова белән "Адымнар-Актаныш" белем бирү комплексы җитәкчесе Венера Хәева-Хәмитҗанова да бар иде.

   Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән һәм билгеләнгән эшләр – алты күптелле мәктәп булдыру төгәл план буенча гамәлгә ашырыла: дүрт комплекс – Казан, Алабуга, Актаныш һәм Чаллыда бүгенге көнгә файдалануга тапшырылган. Әлмәт һәм Түбән Камада калган икесен төзү башланган. Шәһәр читендәге өстәмә белем бирү үзәкләрен әзерләү буенча эшләр дәвам итә.

“Киләчәктә дә шулай ук бердәм булып алдагы адымнарны ясарга кирәк. Безнең “Адымнар” - киңлеге буенча да, һәм темплары буенча да вакытка туры килә”, - дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев Пермь һәм Казан мәгариф учреждениеләрендә  булган фаҗигале вакыйгаларга да игътибар итте.

“Бөтен илдә андый борчу бар. Мәгълүмат чаралары, югары технологияләр файдага эшләсен өчен без бергәләп чарасын табарга тиешбез. Тәрбия процессы белем алу белән янәшә барырга тиеш, ә бәлки алдарак та. Бу кичектергесез бурыч. Күп очракта күптелле белем бирү мөмкинлекләре һәм шартлары ярдәм итәр иде. Безнең мәктәпләрдә белем бирү киңлекләре булдырылган, анда балалар кирәкле уеннар, спорт, телләр һәм башкалар белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар бар. Без бу мөмкинлекләрне тулысынча кулланырга тиеш”, - дип билгеләде ул.

Очрашуда шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе  Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 45 нчы сессиясе вакытында, гадәттәгечә Бөтендөнья мирас комитетының Яшьләр моделен уздыру планлаштырыла, ул “Адымнар” мәктәпләре җирлегендә оештырылачак.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың мәгариф системасында “Адымнар”күптелле мәктәпләрнең роле һәм бурычлары турында сөйләде.

Алга таба Минтимер Шәймиев ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәровка, Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллинга, “Грань” ҖЧҖ  генераль директоры Леонид Анисимовка Рәхмәт хатларын тапшырды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионованы бүләкләде.

Очрашу “Адымнар-Казан” мәктәбе укучылары һәм укытучылары хоры чыгышы белән тәмамланды.

Аннары очрашуда катнашучылар истәлеккә Минтимер Шәймиев белән фотога төштеләр.

Чыганак: https://tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2014441.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев