Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Республика районнары башлыклары Актанышта эшлекле сәфәрдә

Көн буена сузылган сәфәр барышында кунаклар үзләренә үрнәк алырлык шактый тәҗрибә туплагандыр диясе килә.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелегендә республика районнары башлыклары Актаныш районының милли мохитен, мәдәниятен, милли мәгарифен өйрәнү максатыннан эшлекле сәфәргә килде.

Кунаклар иң элек районның милли мәдәният буенча алып барылган эшчәнлеге белән танышты.

Якташыбыз, моң патшабикәсе Әлфия Авзалова истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Узган ел районда авылларның тарихын барлау максатыннан "Ак кирмән" проекты эшли башлады һәм аның кысаларында җирлекләр үзләренең тарихларын чагылдырган күргәзмәләрен эшләде. Шәҗәрәләрен булдырды. Кунаклар алар белән дә якыннан танышты. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышларын карап хозурланды.

Милли мәгариф белән танышу йөзеннән 6 нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасында булдылар. Биредә нәниләр аларны татар, рус, инглиз телләрендә сәламләде. Үзләре белән бергәләп "Туган тел" җырын җырлатты, Тукай шигырьләрен сөйләтте.

Марат Готыф улы балалар бакчаларында туган телне өйрәтү буенча җиһазларның, дидактик материалларның җитү- җитмәве белән дә кызыксынды.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатта булып, укучылар эшләгән проектларны карадылар. Әлфия Авзалова истәлегенә ачылган музей белән таныштылар.

Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче Актаныш технология техникумы эшчәнлеге дә кунаклар күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.

Соңыннан түгәрәк өстәл янында район башлыгы Энгель Фәттахов туган телне саклау, милли тәрбия буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.

- Районда милли тәрбия бирү буенча концепция булдырылды. Шуның нигезендә эш алып барыла. Киләчәккә нинди буын калдырабыз, җәмгыятьнең киләчәге шуңа бәйле. Балаларга белем һәм тәрбиянең нигезе балалар бакчаларыннан ук салына башларга тиеш. Балалар мәктәпләрне тәмамлаганда өч телне белергә тиеш дип исәплибез. Укучыларга татар телен камил белү өстенә, рус телен дә белергә, инглиз телен аралашырлык дәрәҗәдә өйрәнү бурычын куябыз.

Болар өстенә, мәдәният чараларын татар телендә алып барабыз. Районда чыгып килүче "Актаныш таңнары" газетасы, Актаныш телевидениесе, Актаныш радиосы тапшырулары тулысынча татар телендә чыга, алып барыла. Без 90 проценттан артык халкы татар булган район буларак телебезне, милли мохитне саклау буенча кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез, - диде ул.

Ахырдан Марат Әхмәтов та үз фикерләрен җиткерде.

- Актаныш тәҗрибәсе бик күп районнарга үрнәк. Үзегезгә кайткач район мәгариф идарәсе җитәкчеләренә туган телне өйрәтү буенча таләпләрне катгыйрак куйсагыз, аны өйрәнүгә кызыксындыру тудыручы чараларны да карасагыз иде. Телебезне саклауда телне өйрәтүче һәм иң оста сөйләүче мобиль төркемнәр булдырдык. Алар районнарга чыгачак. Чөнки җыр- бию аша гына әдәби телне камил белеп булмый.

Һәр районда да Актаныштагы кебек бер гимназия - интернат кебек мәктәп, үрнәк балалар бакчасы булдырырга иде.
Әлеге сөйләшүләр нәтиҗәле булсын иде, - ул.

Көн буена сузылган сәфәр барышында кунаклар үзләренә үрнәк алырлык шактый тәҗрибә туплагандыр диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев