Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

РФ депутаты Әлфия Когогина бүген Актаныш гражданнарын кабул итте (фотолар)

Бүген Актаныш районына РФ Дәүләт Советы депутаты Әлфия Когогина эшлекле сәфәр белән килде. Әлфия Гомәр кызы хакимият бинасында гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Ләйсән ГАЗИЗОВА

Актаныш районында яшәүчеләрнең фикер-тәкъдимнәре барлык татарстанлыларныкына аваздаш. Республикада “Сугыш чоры балалары” дигән критерий кабул ителмәде, гәрчә Россия субъектларында сугыш чоры балаларына аерым игътибар белән матди ярдәмнәр күрсәтелеп килсә дә. Барыбызга яхшы таныш Юлия Әхмәтова һәр җыелыш, һәр очрашу саен җитәкчеләргә шул хакта сөйли иде, бу юлы да әлеге соравын Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага җиткерде. Әлфия Гомәр кызы Юлия апаның гозерен ничек хәл итеп булу турында Альберт Хәбибуллин белән дә киңәште. Әлеге сорауны җентекләп өйрәнеп, Татарстан Республикасы исеменнән федераль хөкүмәткә җиткерү һәм Россиякүләмендә законга нигезләнеп бертөрле дәрәҗәдә хәл итү иң отышлы вариант булачак дигән фикерен әйтте Әлфия Когогина.
Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов кичекмәстән авылга спорткомплекс төзү  кирәклеген әйтте. Югыйсә, Пучы яшьләре  бассейнда йөзәргә Актанышка түгел, Минзәләгә йөри башлаган. Авылда яшьләр, яшь белгечләр, яшь гаиләләр башка җирлекләрдән аермалы буларак, бик күп. Кичләрен спорт беләзн шөгыльләнү өчен 3 мең кеше яшәүче Пучыда спорт залы  әлегәчә төзелмәгән. Күршедәге Качкын, Әтәс, Зөбәер, Түке авылларыннан да спорт залына килүчеләр күп булачак, дип ышандырды депутатларны Нияз Нуретдинов.
-    Сезнең тәкъдимегез бик урынлы!- диде авыл җирлеге башлыгын өметләндереп Әлфия Когогина.
1 июльдән 8-17 яшьлек балаларга яңа төр пособие түләячәкләр. Әмма бу ярдәм керемнәре бер кешегә исәпләгәндә яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә генә бирелә. Башка чикләүләр дә бар. Өч яшькә кадәрге беренче һәм икенче балага 11 300 сум күләмендә түләү, шулай ук 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен 5 650 сумнан алып 11 300 сумга кадәр дифференциацияләнгән түләүләр сакланачак. Әлфия Гомәр кызы район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова һәм пенсия фондының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Булат Басыйровтан пособиеләр түләүдә авырлыклар була калса, ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев