Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актаныш районына эшлекле сәфәр белән килде

Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина  районга эшлекле сәфәр белән килде. Кунакны район башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды һәм озатып йөрде. 

Әнәк  авылының «Бабайда кунатка» паркы Актаныш районына  эшлекле сәфәрнең башлангыч ноктасы булды. Аннары Әлфия Когогина Иске Богады авылына юнәлде, анда ул мәдәният йорты төзелеше барышы белән танышты.

Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернатындагы Әлфия Авзаловага багышланган музейның эшчәнлеген дә уңай бәяләде. Укучылар үзләренең танылган шәхесләрен белеп үсәргә тиеш дигән фикерен дә җиткерде.

Дәүләт Думасы депутаты Актаныштагы 73 нче үзәк даруханә булып, кешеләргә кирәкле иң мөһим дарулар белән тәэмин ителешне карады. Хәзерге, коронавирус чорында әлеге авыруга каршы көрәшү өчен бушлай бирелүче даруларның ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды.

-Даруханәдә ташламалы программалардан  биш федераль, ике региональ программа буенча эшлибез. Алар арасында тест ярдәмендә COVID-19  авыруы ачыкланучыларга,  компьютер томографиясе ярдәмендә коронавирус авыруы ачыкланучыларга, рентген аша вируслы пневмония диагнозы куелучыларга һәм температуралары күтәрелеп, хәлсезлек, коры ютәл, тын җитмәү кебек билгеләре булган, табиб махсус дәвалану билгеләгән авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итүче COVID  программасы аеруча актив эшли. Ноябрь ахыры, декабрь башында гына да  өендә дәваланучы 110авыруга табиблар язган рецепт белән дарулар волонтерлар, фельдшерлар аша тапшырылды.Даруханәдә федераль исемлектә булган антибиотиклар, вируска каршы дарулар, витаминнар бар. Әмма цефтриаксонның ампуладагысы юк, - дип бүгенге вазгыять белән таныштырды даруханә мөдире Рина Әмирханова. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева коронавирус, пневмония белән авыручыларга бушлай бирелүче дарулар өчен квотаны арттырсыннар иде дип мөрәҗәгать итте. Чөнки әле районда пневмония белән авыручылар саны кимеми. Ә инде ел ахырына тикле каралган 131 квотаның бүгенге көндә 104 е файдаланылган. 

Әлфия Гомәр кызы андый авыручыларның берсе дә дарусыз калмаячак диде. Һәм ул даруханәләрдә антибиотиклар, вируска каршы дарулар, витаминнар белән өзеклек булырга тиеш түгел дип басым ясады. 

-Хәзер халык, запас туплап кую максатыннан,  күпләп антибиотиклар, вируска каршы препаратлар ала. Тик без өзеклек тудырмаска тырышабыз. Дарулар кайтып тора, - диде Рина Әмирханова. 

Ахырдан Россия Дәүләт Думасы депутаты  Актаныш район хакимияте бинасында халыкны шәхси сораулар белән кабул итте. Аларның гозерләрен язып алып, ярдәм итәргә сүз бирде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев